Кычыткан — иң иртә өлгерә торган табигый поливитаминлы туклану продуктларының берсе. Ул кар эрү белән үк, организм нәкъ менә витаминнарга иң мохтаҗ вакытта калкып чыга. Инде апрельдә үк кычытканны ашарга мөмкин.
Аны витаминлы щи әзерләү өчен файдаланалар. Кычыткан белән йомыркадан ясалган язгы салатлар да бик тәмле. Аларны әзерләү кыен түгел. Моның өчен 150 г кычыткан яфрагын юалар һәм 5 минут кайнаталар. Аннары иләккә бушаталар, суыталар, турыйлар. Тәмнәренә карап тоз, 20 г каймак салалар, өсләренә пешкән йомырка турыйлар.
Кычыткан яфракларын тозланган һәм маринадланган хәлдә кулланалар. Кайбер илләрдә алардан итле блюдолар өчен пюре әзерлиләр, гарнирлар һәм тәмләткечләр итеп файдаланалар.
Яфракларны җыялар, юалар, ит тарткыч аркылы чыгаралар, ваклап туралган башлы суган һәм каты пешерелгән йомырка кушалар. Тоз, борыч һәм үсемлек маен тәмнәренә карап салалар.
Кычытканнан тәмле һәм витаминлы аш пешерү өчен тавык шулпасы әзерлиләр. Шуңа бәрәңге әрчеп саласыз. Кишерне уртача угыч аша чыгарып, суганны шакмаклап турап шулай ук шулпага саласыз. Кычытканны салкын су белән чайкатып, суын саркытасыз. Шулпадагы яшелчәләр пешеп чыккач, кычытканны турап шулпага саласыз. Иң ахырдан витаминлы ашыгызга болгатып йомырка саласыз.
Кычытканнан чәй дә ясап эчәргә мөмкин. Бер чынаяк кайнар суга 7 кычыткан яфрагы салып ясала ул.