Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
27 апрель , 13:52

Бавырны чистартабыз

Бу бик нәтиҗәле ысул, файдасын күрми калмассыз. 

Бавырны чистартабыз
Бавырны чистартабыз

Бүгенге заманда күп кеше аз хәрәкәтләнә, кибеттән теләсә нинди ризык алып ашый, бу холестерин артуга китерә, шикәр чире барлыкка килү куркынычын арттыра. Боларны булдырмау өчен дөрес тукланырга, вакыт-вакыт ач торырга, уразалар тотарга, бавырны ял иттерергә кирәк.

Халык медицинасында бавырны, кан тамырлары һәм үт юлларын чистартканда күп очракта солы кулланыла. 

Бер аш кашыгы чистартылмаган солыга 0,5 литр чиста су салып, төнгә калдырырга. Кан басымы югары булганнарга бер аш кашыгы арпа ярмасы да өстәргә була. Иртән шул ук суда капкач япмыйча гына ике минут каты утта кайнатырга. Аннары утны азайтып, өстен каплап, 5 минут сүрән утта тотарга. Өстенә сөлге каплап 10 минут чамасы төнәткәч, сөзәргә, көн дәвамында ашар алдыннан эчәргә.

Икенче рецепт: кичтән бер стакан солыга бер литр кайнар су салып, термоста төне буена төнәтергә калдырырга. Аннан сөзеп алырга, ач карынга эчәргә. Дәвалану курсы – 10 көн.

Аш табынында, кечкенә бер савытка, вакланган кипкән әрем салып куярга кирәк. Майлырак аш, авыррак ризыклар ашарга туры килсә, шушы әремне бер чеметем генә кабып кую бавырга зур ярдәм күрсәтәчәк.

Ел әйләнәсендә вакыт-вакыт гөлҗимеш (шиповник) тамырын чәй сыман кайнатып эчәргә кирәк. Аны елына ике тапкыр җыеп була: җимешләре коелгач һәм кар төшәр алдыннан. Даими рәвештә төнәтеп эчкәндә үт куыгындагы ташларны эретә. Ләкин йөрәк, бөер авырулы, эч катудан интеккән, кан басымы түбән, тромбофлебит авырулы кешеләргә (канны куерта) аны саклык белән кулланырга кирәк. Гадәттә, чәй өчен термоска якынча 100 грамм тамырны ваклап салып, 1 литр кайнап торган су салалар һәм 12 сәгатькә якын вакыт төнәтәләр.

Бавыр чирләреннән дәвалый торган үләннәр кулланырга. Манжетка, пижма, алабута, эхинацея тамыры, койрыклы амарант кебекләрен бакчада үстерергә дә була. Болар хакында тулырак мәгълүматны һәм кабул итү рецептларын рус телендәге Интернет сайтлардан табарга була. Шулай ук тузганак тамыры чәйнәп йөрү дә бавырга файдалы икән.

Югарыда китерелгән дәвалау ысулларын кулланыр алдыннан табиб белән киңәшү кирәк!

Автор фотосы. 

Чыганак: tat.nur

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: