Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
25 апрель , 19:20

Телефон белән йокларга ярыймы?

Ятар алдыннан да, уянганда да кул телефонга үрелә.

rtek24.ru
Фото:rtek24.ru

Йокларга ятканда вай-фай, интернетларны аерып куярга онытмаска кирәк. Чөнки радиодулкыннар тәэсире зыянлы булуы ихтимал.

Кайбер кешеләрнең социаль челтәрләрдә “утырып”, гаджетларын кулларына тоткан килеш йоклап китү гадәте йокы сыйфатында кире чагылыш таба.

Барлык кәрәзле телефоннар бит космостан сигнал кабул итүгә корылган. Иң яхшысы - аларны баштан ераграк тоту. Телефонны кесәдә түгел, сумкада йөртү кирәк. Сөйләшкәндә дә, телефон аппаратын баштан читтәрәк тоту хәерлерәк.

Кыска вакытка (3-5 минут) куркыныч түгел. Ә озакка – зарарлы. Телефоннан микродулкынлы нурланыш агыла. Ул баш миенең нерв күзәнәкләренә тискәре йогынты ясый. Аларны җимерә һәм мутациягә китерә, шул исәптән, яман чир барлыкка килү куркынычы яный.

Белгечләр фикеренчә, бу биологик сәгатьтә өзеклекләр китереп чыгарырга, йокы фазасына кире йогынты ясарга мөмкин.

Өлкән кеше көненә 7 сәгать йокларга тиеш. Шул ук вакытта компьютерлар, iPhone яки iPad һәм башка электрон җайланмаларны йокларга ике сәгать кала кулланмаска кирәк, дип билгелиләр белгечләр.

Үзегез һәм балаларыгыз сәламәт ял итсен өчен йоклар алдыннан ашаудан һәм телефон, планшет, компьютерда "утыру”дан баш тартырга, телефонны янәшәдә калдырып йокламаска кирәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: