Файдалы киңәшләр
24 апрель 2024, 17:03

Шашлык кыздыру серләре

Шашлык сезонын ачтыгызмы әле, дуслар? 

Ләйсән Каспранова.   Шашлык кыздыру серләреЛәйсән Каспранова.   Шашлык кыздыру серләре
Шашлык кыздыру серләреФото:Ләйсән Каспранова.

Идеаль шашлык кыздырыр өчен  күптөрле нечкәлекләрне исәпкә алырга кирәк. Бу хакта Мәскәүдәге Lesnoy  рестораны шеф-повары Спергей Климин сөйләгән. Пешекче сүзләренчә,  итне сайлый белү генә түгел, аны дөрес итеп кисү дә мөһим.

“Шашлык өчен артык майдан һәм  эре сеңерләрдән арындырган сарык, дуңгыз һәм сыер итен сайлау отышлы.  Шашлык сусыл булсын өчен май катламнары булган мәрмәр итне сайлагыз, – дип киңәш итә шеф-повар. – Маринад әзерләр өчен суган, сарымсак, уксус, бал, соя соусы, шулай ук төрле тәмләткечләр, үләннәр кулланыгыз. Маринад иткә ким дигәндә бер сәгать сеңәргә тиеш. Ә иң яхшысы: итне маринадка  салып, төн буе тотарга”.

Климин сөйләвенчә,  шампурда бертигез кызсын өчен итне якынча бертөрле кисәкләргә кисәргә кирәк. Күмернең әзер булуы  да мөһим – күмер соры көл белән капланган булырга тиеш. Шампурлар янмасын өчен, кулланыр алдыннан аларны суга салып торырга кирәк.

“Шашлыкны уртача утта кыздырырга киңәш итәләр, бу ит эченең  сусыллыгын һәм тышкы яклап артык көймәвен тәэмин итәчәк, – ди ул. – Итне уттан өлгергәч тә алып ашарга кирәк, шунда ул артык кипмәячәк сусыл булып калачак”.

Мәскәүдәге “Три Вокзала. Депо” гастрокварталы пешекчесе Акмал Багиров сыер ите өчен иң яхшы маринад рецепты серләрен ачкан. Бер стакан минераль суга бер-ике баш суган (боҗралап турап), тоз, кара борыч, кориандр, розмарин һәм 1-2 кашык үсемлек мае кушарга.

Сарык итеннән шашлык кыздырырга уйласагыз, Акмал Багиров суган, 3-4 тырнак сарымсак, 1-2 помидор турарга, тоз, борыч, май, яшел тәмләткечләр яисә шәмәхә базилик кирәк булачак.

“Шушы ингредиентларны яхшылап болгатырга һәм ким дигәндә 6 сәгатькә суыткычка куегыз. Сере шунда – май итне йомшак һәм сусыл итә, шулай ук итнең тышы карамельле сыман булып өлгерә”, – дип аңлата пешекче.  

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас