Файдалы киңәшләр
20 апрель 2024, 15:45

Корица тәмләткеч кенә түгел

Күбрәк кулинариядә кулланабыз, ә менә дәвалау үзлеген белә идегезме?

paypress.rupaypress.ru
Фото:paypress.ru

Корица дигән тәмләткечне без күбесенчә кулинариядә кулланабыз. Ә менә аның дәвалау үзлеге турында бик белеп бетермибез.

Ул холестеринны, шикәрне төшерә; артрит вакытында булыша; циститтан дәвалый; баштагы кан тамырларын чистарта; иммунитетны ныгыта һ.б.

Холестериннан дәвалау ысулы:

2 стакан җылымса суга 2 аш калагы бал кушарга кирәк. Аңа 3 чәй калагы корица салып эчәргә. Мондый катнашма холестерин күләмен төшерә. Көнгә 3 тапкыр бүлеп эчәргә киңәш ителә.

Корица шикәрне төшерә:

1 стакан кефирга бер чәй кашыгы корица кушып эчәргә. Әлегечә дәвалану 2 атна дәвам итә. Иртәнге ашауга ярты сәгать кала кабул итәргә кирәк.

Артрит булганда:

1 стакан җылымса суга 2 чәй калагы бал салырга,  1/2 чәй калагы корица кушып болгатырга. Иртән һәм кич эчәргә киңәш ителә. Регуляр рәвештә куллану хәтта хроник артритны дә дәвалый.

Циститтан:

1 стакан җылымса суга 2 аш кашыгы корица кушарга,  1 чәй калагы бал болгатып эчәргә. Мондый катнашма сидек куыгындагы инфекцияләрне бетерә.

Баштагы кан тамырларын чистарта, иммунитетны күтәрә:

Эчә торган чәегезгә көн дә бер генә чеметем корица өстәгез. Атна-ун көннән соң нәтиҗәсе гаҗәпләндерер. Болай эшләгәндә, баш миенең уйлау-фикерләү сәләте күпкә арта, ди белгечләр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас