Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
16 апрель , 13:45

Табаны, калакны, кәстрүлне ялтыратырга мөмкин

Хуҗабикәләр өчен киңәш-тәкъдимнәр.

arena-swim.ru
Фото:arena-swim.ru

Табалар чиста булсын өчен киңәш.

Каралган таба яки иске чуен савытны җиңел генә чистартып була. Моның өчен су салынган табакка бер савыт контора җилеме (канцелярский клей) һәм ярты кап кальцийлы сода салып шул катнашмада савытларны кайнатырга кирәк. Савытлар суынгач, тимер мунчала яки щетка белән ышкып чистартасы гына кала.

Калакларны ничек ялтыратырга?

Каралган калак-кашыклар, чәнечкеләрне дә тиз генә чистартырга мөмкин. Моның өчен савыт төбенә фольга җәяргә, 2 аш кашыгы чәй содасы салырга һәм кайнар су агызырга кирәк. Кашык, чәнечкеләрне салып, сүрән утта 15 минут кайнатып алу мөһим. Аннары чайкатып, корытып сөртәсе генә кала. Көмеш белән йөгертелгән, каралган кашыклар да ялтырар.

Кәстрүлне чистарту ысулы.

Кәстрүлләрне исә сода һәм аш серкәсе ярдәмендә ялтыратып була икән. Төпләре, кырыйлары саргайган кәстрүлгә сода сибәргә дә өстенә аш серкәсе агызырга һәм шулай 5 яки 10 минут тотарга кирәк. Губка белән бераз кырып юып төшерәсең дә, кәстрүлләр ялт итеп кала. Сода урынына пемолюкс белән дә эшләргә мөмкин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: