Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
14 апрель , 14:20

Шифалы да, тәмле дә каен суы

Аның организмга тәэсирен беләсезме?

Шифалы да, тәмле дә каен суы
Шифалы да, тәмле дә каен суы

Язын бар дөнья яшәрә, ямьләнә, табигать уяна. Кар әкренләп эреп, җир өсте ачылгач, күпләр урманга юллана. Максатлары - каен суы җыю.

Каен суының составы

Эчемлектә майлар һәм аксымнар юк, углеводлар гына. Витаминнар комплексы да җитәрлек. Составында аскорбин кислотасы күп, В төркеме витаминнары өстенлек итә. Каен суындагы натрий, тимер, калий, фосфор, магний, фтор һәм кальций күп авыруларны кисәтергә булыша. Шулай ук анда кремний, бакыр, титан, барий, марганец та күпмедер күләмдә бар. Лимон кислотасы, глюкоза, фруктоза каен суына әчкелтем-баллы тәм бирә. 10 грамм суда нибары 24 ккал бар. Аны диетик ризыкларда еш кулланалар.

Каен суының организмга тәэсире:

*организмның саклану үзлеген ныгыта;

*азык үзләштерүне яхшырта;

*кан басымын нормага сала;

*кан әйләнешен тизләтә, канны чистарта;

*кышкы «йокы»дан соң витаминнар җитмәү белән көрәшә;

*стрессны, хроник аруны киметә;

*озакка сузылган депрессияне җиңәргә булыша;

*йокыны яхшырта, кәефне күтәрә;

*йөрәк эшчәнлеген ныгыта;

*ямаш шеш авыруларына каршы торуны арттыра;

*бөерләрне, үт һәм сидек куыкларын, бавырны чистарта;

*холестеринны чыгара;

*ябыгырга булыша;

*яралар төзәлүгә ярдәм итә;

*тырнак, чәч, тән тиресен яхшырта.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: