Солы суы, солы төнәтмәсе файдасы турында:
*Ул кандагы шикәр микъдарын һәм холестеринны киметә;
*матдәләр алмашынуга булыша;
*теш эмален ныгыта;
*авитаминоз чорында файдалы;
*ябыгырга теләүчеләр өчен дә ярдәме зур;
*кандагы агулы матдәләрне эчәкләргә кудырта, аннан кире канга күчәргә ирек бирми;
*организмны чистарта;
*эчәкләргә зыяны тимәгәнгә күрә, солы төнәтмәсен даими рәвештә эчәргә була.
*Иммунитетны ныгыту өчен:
1 стакан солы өстенә 2 стакан кайнаган җылы су салырга, 12-16 сәгатьтән соң, солысын сөзеп алырга. Әзер “кесәлне” олы кешегә көнгә 2-3 тапкыр 0,5 стакан эчәргә. Балаларга 1 аш кашыгы эчерергә кирәк.
*Салкын тигәндә:
1 стакан солыны 1 литр салкын суга салып, төнгелеккә калдыралар. Иртән кайнатып чыгарып, сүрән утта яртылаш кимегәнче пешерәләр, сөзәләр, шушы төнәтмәне көн буена әз-әзләп җылы килеш эчеп бетерәләр.
*Эчәклекләрне чистарту өчен:
Кичтән 1 стакан кефирга 2-3 аш калагы солы ярмасы салып, бутап калдырырга. Иртән ярма йомшара, күперә, бу катнашма бик җиңел ашала. Чикләвекләр, бал да өстәргә ярый.
*Ашказаны-эчәклек авырулары булганда:
1 стакан солыны 6-8 мәртәбә юарга. Шуңа 2 стакан су салып кайнатырга, су яртылаш кайнап беткәч, 2 аш кашыгы бал салып, тагын берничә минут кайнатырга. Катнашманы көнгә 2-3 мәртәбә ашар алдыннан эчәргә.
*Бөер һәм сидек куыгы авыртканда:
1 стакан солы ярмасына 1 л кайнар су салып кайнатырга, суның яртысы кайнап бетәргә тиеш, аннан сөзәргә кирәк. Шуңа 2 стакан сөт өстәп, 20 минут кайнатырга. Көнгә 3 мәртәбә, ашар алдыннан 1әр стакан эчәргә.