Дәфнә яфрагының файдасы турында беләсезме? Алар түбәндәгечә:
*️Кандагы шикәрне киметергә булыша. Дәфнә яфрагы, алма, корица, канәфер кебек үк, инсулинның активлыгын күтәрә, ди галимнәр. Чөнки аның составында хром бар.
* Холестеринны киметүгә булыша. Вакланган дәфнә яфрагын көн саен куллансаң, 30 көн эчендә «начар» холестерин кими. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәвалау өчен дә файдалы ул.
*Хроник ялкынсынуларга каршы көрәшә, хроник авырулар үсешен тоткарлый.
*️Организмнан токсиннарны, шлакларны, авыр металларны чыгара.
*️Аналык муентыгында, канда (лейкоз), сөт бизләрендә, юан эчәктә яман шешкә каршы торучанлыкны көчәйтә.
*️Йөткерүдән котылырга ярдәм итә.
*Организмны бик яхшы дезинфекцияләүче көчле антисептик булып тора.
*️Иммунитетны күтәрә.
*️Буыннар, мускуллар сызлавын бетерә, көзән җыерудан саклый.
*️Кан тамырларын киңәйтә.
*Тән тиресе җәрәхәтләнгәндә тиз арада төзәлүенә булыша.
*Азык эшкәртүне җайга сала.
*️Үпкәләргә уңай йогынты ясый, какырыкны чыгарырга булыша.
*Йокысызлык, психологик стресс вакытында тынычландыра.
*️Дәфнә яфрагы белән корица кушылган чәй ябыгырга булыша.
️Шунысы мөһим: бала имезгәндә, аллергия күзәтелгәндә, эч катканда, ашказаны авырулары булганда дәфнә яфраклары зарарлы.