Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
5 апрель , 14:41

Көнгә күпме яшелчә-җимеш ашыйсыз?

Табиб чагу төсле яшелчә-җимешләрне сайларга киңәш итә.

Көнгә күпме яшелчә-җимеш ашыйсыз?
Көнгә күпме яшелчә-җимеш ашыйсыз?

Гастроэнтеролог Светлана Ермакова әйтүе буенча, картаюны акрынайту һәм яман шеш белән авыру куркынычын киметү өчен кешегә көненә 400 грамм яшелчә-җимеш ашарга кирәк. Азык җепселләренә бай булган продуктлар инфекцияләр һәм ялкынсынулар барлыкка килү куркынычын киметә. Яшелчә-җимешләр антиоксидантларга бай һәм шуның аркасында картаю акрыная, кан системасына да уңай йогынтысын ясый.
Табиб чагу төсле яшелчә-җимешләрне сайларга киңәш итә. Бу аларның башкаларга караганда антиоксидантлары күбрәк булуын аңлата.
Табиб шулай ук сезонлы яшелчә-җимешләргә өстенлек бирергә чакыра. Чөнки алар кибет киштәсенә барып җиткергәнче бозылмасын өчен химик матдәләр белән сирәгрәк эшкәртелә икән. Моннан тыш, алар яңа гына өлгергәч сусыллар, тәмлеләр һәм тукландыргыч файдалы матдәләргә үтә байлар.

Фото: wallbox.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: