Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
5 апрель , 14:59

Дөге ярмасын яратасызмы?

Көрән һәм кызгылт төслесендә - күбрәк.

Дөге ярмасын яратасызмы?
Дөге ярмасын яратасызмы?
Нинди ысул белән үстерелүенә карамастан һәр төрле дөгедә мышьяк бар, шуңа да әзерләү алдыннан аны җентекләп юарга кирәк.
Экспертлар раславынча, мышьяк дөгегә үзе үскән туфрак һәм су аша эләгә. Ак дөгедә кеше өчен зыянлы агулы матдә азрак. Көрән һәм кызгылт төслесендә - күбрәк.  Мышьякны бетерү өчен дөгене берничә кабат юарга һәм күп су салып пешерергә кирәк.  Бер өлеш ярманы 6 - 10 өлеш суда пешерү органик булмаган мышьякны 40-60 процентка кадәр киметә ала, дип раслый экспертлар.
Дөгене мышьяктан тазарту өчен аны парландырып алу да бик яхшы. Моның өчен ярманы кайнап торган суга салып 5 минут кайнатырга, шуннан соң таза суга алмаштырып пешерүне гадәттәгечә дәвам итәргә.
 
Фото:vrnikc.ru
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: