Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
4 апрель , 13:39

Зур су якынлаша: нәрсәгә әзер булырга?

Бу көннәрдә кош-корт, мал тотучылар икеләтә хәвефләнә.

spassk.pnzreg.ru
spassk.pnzreg.ru

Исәпләүләр буенча, республикада 86 мең кеше су басу зонасына эләгә. Гадәттә, коткаручылар язгы ташкынга иң начар сценарийны күз алдында тотып әзерләнә. Бүген Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсенең аэромобиль төркеме теләсә нинди сигнал буенча ике сәгать эчендә вакыйга урынына чыгарга әзер. Ташкынга каршы чараларга 15 меңнән артык кеше, 3000 берәмлек техника, шул исәптән пилотсыз очу аппаратлары җәлеп ителгән. Ка-32 коткару вертолеты һәрвакыт әзер тора.

Коткаручылар гына түгел, кешеләр үзләре дә зур суга әзер булырга тиеш. Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан әйтүләренчә, ташу башланганчы ихаталарны кардан һәм чүп-чардан тазартырга кирәк.

Су басу куркынычы янаган җирләрдә яшәүчеләргә:

- документларны, иң кыйммәтле һәм кирәкле әйберләрне су керми торган пакетларга салырга;

- азык-төлек запасы, дарулар белән аптечка, су үткәрми торган һәм җылы киемнәр хәстәрләргә;

- шәм һәм фонарь, аңа батарейкалар алып куярга;

- көймәләр, резин итекләр, баскыч әзерләргә киңәш ителә.

Өйгә су керә башласа яки эвакуацияләү турында кисәтү алганда:

- газны, суны һәм электрны сүндерергә;

- азык-төлек запасын, кыйммәтле әйберләрне биегрәк урынга мендерергә, мебельне күтәреп куярга;

- мал-туарны алдан әзерләнгән урынга күчерергә;

- киемнәр, дару, ике-өч көнгә җитәрлек азык-төлек җыйнарга;

- вакыт булса, ишек-тәрәзәләрне ябарга яки кадакларга кирәк.

“Иң мөһиме – паникага бирелмәскә, – диләр. – Алдан әзерләнгән әйберләрне алып, якын кешеләрегезгә хәбәр биреп, өйдән чыгып китәргә кирәк. Шулай ук урындагы хакимияткә дә әйтергә онытмагыз. Хәвефле хәл килеп туса, 112 номерына шалтыратыгыз”.

Су үтә дә тиз күтәрелгәндә, хәвефсез һәм югарырак урынга менеп, коткаручыларга хәбәр итәргә кирәк. Мондый мөмкинлек булмаса, коткаручылар тизрәк күрсен өчен көндез югары урынга ак яки төсле тукыма эләргә, ә төнен ут яктыртырга кирәк.

Ташкын чорында һәм боз кузгалганда иң яхшысы сулыклар янына бөтенләй бармау, бигрәк тә балаларны ярга якын җибәрмәү, диләр коткаручылар. Ташу һәм ишелү куркынычы янаган текә ярда басып тору, күперләрдә җыелу, боз тыгылган ­уры­н­­нарга якын ки­лү, боз кисәкләрен ярдан этәреп җи­бәрү, елга тирәнлеген яисә теләсә нинди сулыкны үлчәп карау кебек гамәлләр мавыктыргач күренсә дә, аларны башкарудан ерак тору хәерле.

Сакланганны Ходай да саклармын, дигән.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: