Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
2 апрель , 01:00

Аз гына күгәрә башлаган ризыкны да ташлагыз!

Ул яман шеш китереп чыгарырга мөмкин.

Аз гына күгәрә башлаган ризыкны да ташлагыз!
Аз гына күгәрә башлаган ризыкны да ташлагыз!

Кайвакыт банкада сакланган кайнатмаларны ачсаң, көтмәгәндә өстендә күгәрек ( плесень ) күрәбез. Һәм бу очракта күпләребез нишли? Азык өстендәгесен алып ташлыйбыз да калганын ашарга ярый, дип уйлыйбыз. Әмма бу зур хата. Күгәрек азык өстенә айсберг кебек чыгып, аста инле ул азыкны тулысынча агулаган була.

Күгәрек - гөмбәнең аерым төре. Ул споралардан үрчи. Күгәрек споралары ашказаны-эчәк трактына эләккән очракта дисбактериоз, азык аллергиясе китереп чыгарырга мөмкин. Кайбер төрләре организмда онкологик чирләр "уятучы" канцероген матдәләр туплануга сәбәпче була. Сары күгәрек бигрәк тә зарарлы. Ул көчле агу - афлатоксин бүлеп чыгара. Организмда ул тупланганда, бавырда яман шеш барлыкка килергә мөмкин. Гадәттә, мондый күгәрек чикләвек (аеруча арахиста), балык, сөт ризыклары, дөгедә үсәргә ярата.

Шуны онытмыйк - күгәргән ризыкны пешереп, кайнатып зарарсызландырып булмый. Күгәрек бүлеп чыгарган агулар югары температурада да таркалмый. Ә шул ук вакытта аның исе, тәме, консистенциясе бөтенләй үзгәрмәскә мөмкин. Шуңа аз гына күгәрә башлаган ризыкны да ашарга ярамый. Кызганыч булса да, ташлагыз. Сәламәтлек кыйммәтрәк.

Фото: imghub.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: