Барлык яңалыклар

Менә ни өчен буыннар авырта икән!

Японнар бу серне белгәч, 90 яшьтә дә йөгереп йөриләр. 

Менә ни өчен буыннар авырта икән!
Менә ни өчен буыннар авырта икән!

Япониядә буыннар авырту проблемасын белмиләр дә дияргә мөмкин. Чөнки анда сәламәтлекләре турында яшьтән үк кайгырталар. Алар буыннар чире белән көрәшүнең күп ысуллары белән таныш. Әмма, картайганда аяктан язмас өчен, иң мөһиме шуны исләреннән чыгармыйлар:

Күп хәрәкәтләнергә: йөрергә, йөгерергә, физик күнегүләр ясарга кирәк. Бер көн дә калдырмаска, иренмәскә!

Ни өчен бу иң мөһиме?

Буыннарны хәрәкәтләндерергә ярдәм итүче май синовиаль сыеклык дип атала, ул эчке буын тышчасы күзәнәкләреннән бүленеп чыга һәм кимерчәкне туклыклы матдәләр белән тәэмин итә. Иң мөһиме - ул май хәрәкәтләнгән вакытта гына күпләп бүленеп чыга икән! Шуңа күрә күбрәк йөрергә, физик күнегүләр эшләргә кирәк.

Менә шушы серне белгән өчен японнар 90 яшьтә дә спорт белән дус яшиләр һәм чирнең нәрсә икәнен дә белмиләр.

Фото: mczdorvek.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: