Барлык яңалыклар

Кипкән алма холестеринны киметә һәм шикәрне җайга салырга булыша

Ул кан тамырларына, нерв системасына да файдалы. 

Кипкән алма холестеринны киметә һәм шикәрне җайга салырга булыша
Кипкән алма холестеринны киметә һәм шикәрне җайга салырга булыша

Киптерелгән алмада файдалы матдәләр һәм витаминнар тулысынча саклана. Анда тимер, калий, марганец, бакыр, селен күп.

100 г киптерелгән алмада тәүлеклек доза клетчатка бар. Клетчатка кандагы алама холестеринны кисетә һәм шикәрне җайга салырга булыша, ашкайнату эшчәнлегенә дә зур ярдәм, эч катудан саклый.

Алманы кабыгы белән турап киптерәләр. Аның кабыгында антиоксидантлар күп.

Киптерелгән алманың бәвелне куу үзлеге бар, кан тамырларына, нерв системасына, ашкайнату, эчәклек эшчәнлегенә уңай йогынты ясый, остеопороздан саклый.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: