Барлык яңалыклар

Аны көн дә ашарга ярыймы?

Аны көн саен ашасаң да биздермидер.

Аны көн дә ашарга ярыймы?
Аны көн дә ашарга ярыймы?

Колбаса - күпләребезнең иң яраткан ризыкларының берсе. Аны көн саен ашасаң да биздермидер. Әлбәттә, сыйфатлысы турында сүз бара. Тик менә аны көн саен ашау сәламәтлегебезгә зыян салмыймы соң? Бу сорауга медицина фәннәре кандидаты, табиб-диетолог Наталья Денисова җавап бирә.
Май, иткә караганда, колбаса ризыкларында бермәбер күбрәк була. Мәсәлән, 100грамм пешкән сыер итендә 16-17 грамм май була. Сөт кушып пешергән ( молочная)колбасада 22 - 24 булса, ярымысланган колбасада 30 - 44, пешермичә ысланган 100 грамм колбасада 67 граммга кадәр май була дип аңлата диетолог.
Сәламәт туклану өчен тәүлегенә, бөтен ризыкларны бергә кушып исәпләгәндә, 30 процент май ашарга кирәк. Колбаса белән бутерброд ашаганда, артык килограммнар җыймас өчен, башка майлы продуктлар ашауны чикләргә кирәк.
Колбасаның иң зур кимчелеге - составында артык тоз булуы. 100 грамм колбасада уртача, 2,5 грамм тоз бар. Ысланган колбасада тагын да күбрәк. Тоз исә, бөтен продуктларны бергә кушып исәпләгәндә, тәүлегенә 5-6 граммнан артмаска тиеш. Тозлы ризыкларны күп ашасаң күз төпләре шешенә, эч күбә, тукымаларда сыекча җыела, кан басымы күтәрелү, бөер чирләре куркынычы арта.
Халыкара онкология тикшеренүләре агентлыгы мәгълүматларына ярашлы, 50 грамм эшкәртелгән ит эчәк яман шеше ихтималлыгын 18 процентка арттыра. Колбаса һәм сосискалардан тыш, бекон һәм башка әзер ит продуктлары эшкәртелгән ит төренә карый.
Колбасага алсу төс бирүче нитрит шулай ук яман шеш куркынычын арттыра. Сатуда нитритсыз сосискалар да бар, алар соры төсле һәм саклау вакытлары да кыска. Ысланган колбасада ихтимал булган бензапирен шулай ук канцероген.
Диетолог әйткәннәренә нәтиҗә ясап болай ди: колбасадан бөтенләй баш тартырга кирәкми, аны чама белеп ашарга кирәк - көненә бер-ике кисәк кенә ашау сәламәтлеккә куркыныч тудырмый.

Фото: top-fon.com

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас: