Тавык йомыркасын ашасаң ул күзләрнең яхшы күрүен яхшырта һәм гаджетлардан чыккан зарарлы зәңгәр ут яктысы тәэсиреннән саклый икән. Бу хакта чит ил диетологы Мара Макстей раслый.
Йомыркада булган уникаль лютеин һәм зеаксантин күзләрне зәңгәр уттан яхшы саклый. Моннан тыш, йомыркада алыштыргысыз холин матдәсе бар. Бу В төркеме витаминнары һәм ул баш мие эшчәнлеген, хәтерне, когнитив сәләтләрне һәм кәефне яхшыртуда мөһим роль уйный.
Болардан тыш, йомырка аксым һәм 12 төрле витамин һәм микроэлементларга бай. Өстәвенә, йомырка бик туклыклы ризык.
Фото: mustafakebab.ru