Барлык яңалыклар

Язын организмга витаминнар җитмәве иммунитетны какшата

Аны ничек ныгытырга?

Язын иммунитет көчсезләнә
Язын иммунитет көчсезләнә

Язын иммун системасының көчсезләнүе күзәтелә, чөнки организмда витаминнар һәм минераль матдәләр запасы кими, инфекцияләргә каршы торучанлык түбәнәя. Шул рәвешле, иммунитетны ныгыту мөһим.

Организмны ныгыту һәм авыруларга каршы торучанлыкны арттыру өчен нәрсә эшләргә?

*Моның өчен дөрес туклану мөһим. Азык-төлек сатып алганда саклау срогына игътибар итегез, ярымфабрикатлар кулланмагыз.

*Иммунитет көчсезләнүенең төп сәбәпләренең берсе – витаминнарга кытлык кичерү. Витаминнарга бай азык кулланырга тырышыгыз, чиста су эчегез.

*Күбрәк вакытыгызны саф һада үткәрегез, спорт белән шөгыльләнегез, яхшы физик форманы саклагыз. Иң мәшгуль кеше дә иртәнге күнегүләргә яки йөгерүләргә вакыт табарга мөмкин.

*Әгәр начар гадәтләрегез булса, алардан арынырга тырышыгыз. Тәмәке тарту, алкоголь һәм наркотик куллану иммун ситемасы эшчәнлеген боза.

*Вакытында вакцинация үтәргә була, чөнки бүгенге көндә 500 төрле инфекцияләргә каршы прививка ясату мөмкинлеге бар. Аптекаларда иммунитетны ныгыту өчен препаратлар бихисап, әмма аларны табиб киңәше белән генә куллану хәерлерәк.

*Физик һәм психологик сәламәтлекне ныгыту зарури: стресслардан арыныгыз, ачу килү, көнләшү, агрессия кебек хисләргә бирелмәгез. Якын кешеләргә карата мәхәббәт, хөрмәт, кайгырту тойгысы гаиләдә тынычлык тудыра, кешене сәламәтләндерә.

Иммунитетны ныгытучы факторлар: сәламәт йокы; тулы, балансланган азык белән туклану; хәрәкәт; тәмәкедән, алкогольдән, наркотиктан баш тарту; шәхси гигиена; А, С, Е, В витаминнарын куллану; тимер, йод, магний, кальций, цинк куллану; аксымнар: ит, балык, кузаклылар ашау; яшелчә һәм җиләк- җимеш; пробиотиклар һәм пребиотиклар (ачы сөт ризыклары) куллану; физик күнекмәләрне дөрес сайлау.

Яхшы иммунитет кешегә озын гомерле булып, бәхетле һәм тулы кыйммәтле тормышта яшәргә мөмкинлек бирә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: