Ураза тотучыларга авыз ачкач,канны сыекларга ярдәм итүче түбәндәге ризыкларны ашарга яки эчәргә киңәш ителә.
Куркума, дарчин (корица) һәм имбир кан тамырларын сыгылмалы итә, кан басымын төшерә, кан оешуны киметә.
Сарымсак антиоксидантларга бай, кандагы холестиринны киметә, йөрәк-кан тамыры авыруларын дәвалауда ярдәм итә.
Балыклар (аеруча диңгезнекеләр) тромбоцитлар туплануга комачаулый торган файдалы майлы селтеләргә бай.
Җиләк-җимешләрдән караҗиләк (черника), кура җиләге, хөрмә кан куеруны киметә, кан тамырларын ныгыта.
Шулай ук кан составын яхшыртуда чөгендер, алма серкәсе, какао, ачы шоколад, көнбагыш, суган, чия, җир җиләге, лимон да ярдәм итә.