Барлык яңалыклар

Тәмле шулпа серләре

Белгечләр шулпа туклыклы матдәләр чыганагы дигән фикердә.

attuale.ru
Фото:attuale.ru

Итне салкын суга салып пешергәндә шулпа тәмлерәк була. Әгәр аш пешеп җиткәндә генә майсыз табада кыздырып алган кишер белән суган салсаң, шулпаның исе тәмле, төсе матур булачак.

Тонык шулпа әзерләү өчен җелекле сөяк алырга кирәк, чөнки умыртка сөягеннән пешергән шулпа төссез була.

Шулпа үзе дә, исе дә тәмле булсын дисәгез, сөякләрне вак итеп чабып, духовкада кыздырып алырга һәм салкын суга салып пешерергә куярга кирәк.

Тәмле шулпа әзерләүнең тагын бер сере: шулпаны башта кызу утка куеп кайнатып чыгарырга, аннары утны киметеп пешерергә киңәш ителә.

Тавык ашына лавр яфрагы салмыйлар, чөнки ул шулпаның тәмен үзгәртә. Яңа гына түтәлдән өзеп алынган тәмле исле яшелчәләрдән әзерләгән ашларга яшел тәмләткечләр салмыйлар.

Ашларны бер көнгә җитәрлек итеп кенә пешерегез. Әгәр аш озак торса, хәтта суыткычта булса да, аның тәме һәм сыйфаты начарлана. Яшелчәләре алдан бераз кыздырып алынган ашларны салкында тотканда, алар файдалы сыйфатларын озаграк саклый. Мондый ашларны берничә көнгә җитәрлек итеп тә пешерергә мөмкин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: