Барлык яңалыклар

Күңел төшенкелегенә бирелмәгез!

Бу көннәрдә күпләрдә стресс-депрессия күзәтелгәндер.

Паникага бирелмәгез
Паникага бирелмәгез

Бу көннәрдә күпләр төшенкелеккә бирелгәндер, кәефләр начар булгандыр, шуңа күрә тынычлану ысулларын искә төшерәбез:

*Учларыгызны җылынганчы бер-берсенә тиз-тиз ышкыгыз. Әлеге ысул тиз арада тынычланырга ярдәм итә.

* Гадәти душ. Душ керү яхшы тынычландыра. Тоз салып ванна да кабул итәргә була, барлык тискәре эмоциялар юылып төшәр. 3-5 минут җылы су астында торырга мөмкин. Әгәр шуннан соң 1 сәгать черем итеп тә алсагыз, тагын да яхшы, сезнең кәеф тә күтәрелеп китәчәк, начар уйларга урын да калмаячак.

*Әкрен генә тирән итеп сулыш алыгыз - ул канны кислородка баетырга ярдәм итә. Нәтиҗәдә баш мие бөер өсте бизләренә: «Адреналин бүлеп чыгаруны киметергә», - дигән әмер бирә. Шул вакытта йөрәк әкренрәк кыскара башлый һәм кеше тынычлана.

*Китап уку, яхшы фильм карап, башка проблемалар, авырлыклар турында онытып торырга була.

*Үлән чәйләре ярдәм итәр. Бер чынаяк кайнар тәмле чәй көч бирер һәм психологик киеренкелектән арындырыр.

*Җыештыру. Өй, бүлмә, шкафларны тәртипкә китерү дә тынычландыра. Савыт-саба юып тынычланырга була. Шулай эшләгәндә баштагы уй-фикерләр дә тәртипкә киләчәк.

*Саф һава сулап керү. 5-10 минут кына йөреп керегез. Бу тынычланырга, киеренкелектән котылырга ярдәм итәр.

*Тынычландыра, ял иттерә торган музыка тыңлагыз. Авыр уйлардан, стрессны китереп чыгара торган сәбәпләрдән котылырга менә дигән чара ул.

*Унга кадәр санагыз. Әлеге техника концентрацияне сакларга, кирәкмәгән конфликт, гамәлләрдән арындырырга ярдәм итә.

*Позитив аффирмацияләр куланыгыз. Өстәвенә аларны көннең теләсә-кайсы вакытында һәм теләсә-кайсы җирдә кулланырга була.

*Массаж ясатыгыз. Стрессның нигезендә мускулларның киеренке халәттә булулары да ятарга мөмкин.

*Берәр кызык эш эшләгез. Юмор һәрчак стресс белән көрәшергә ярдәм итә. Күбрәк көлегез һәм елмаегыз. Бу иң шәп һәм бушлай булган релаксацияләрнең берсе.

*Әлбәттә, догалар тынычландыру көченә ия. Ураза аенда теләгән теләкләребез кабул булсын, догаларыбыз барып ирешсен.

Автор фотосы.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: