Барлык яңалыклар

Йомырка кабыгын ташламагыз

Аның үсемлекләргә файдасы бик күп.

Йомырка кабыгын ташламагыз
Йомырка кабыгын ташламагыз

Йомырка кабыгының үсемлекләргә файдасы күп. Шуңа аның файдасы турында белеп тору зыян итмәс.

*Бәрәңгене сукыр тычканнан саклау өчен, утыртканда, чокырына йомырка кабыгын (эре кисәкләргә таркатып) салып калдыралар.

*Кәбестә түтәленә сипкәндә, лайлачлар юкка чыгачак.

*Йомырка кабыгын карбыз, кавын, баклажан, борыч һәм чөгендер дә ярата. Аларның үсүе өчен микроэлементлар бик күп кирәк. Бу яшелчәләрне утыртканда, кабыкны, ваклап, чокырына сибәләр.

*Туфракта кальций җитмәсә, помидор (үсентесе түгел, яшелчә үзе) төбеннән чери башлый. Аннан котылу өчен үсенте төбенә йомырка кабыгын ваклап сибәргә кирәк. Бераздан чир чигенәчәк.

*Чәчәк кәбестә дә йомырка кабыгын ярата. Шуңа күрә, утыртканда, чокырына, кальций, ягъни йомырка кабыгы салып калдырырга кирәк.

*Тәрәзә төбендәге үсентеләрдә “караяк” чире (сабакның түбәнге өлеше карала) булмасын өчен туфрак өстенә йомырка кабыгын ваклап сибү файдалы.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: