Яшел чәй эчүнең файдалы яклары бар:
*Чәй яфраклары В, С, Р группасы витаминнарына, селен, цинк кебек минералларга бай. Составындагы полифенол исә организмга антиоксидант нәтиҗәсен бирә.
*Бактерияләргә, ялкынсынуларга, гөмбә авыруларына каршы тору үзлеге бар. Аңа лимон, имбирь, бал кушсаң, көчле иммуностимулятор килеп чыга. Ашказаны эшчәнлеген яхшырта, чөнки чәй составында танин бар.
*Канда глюкозаны нормальләштереп, диабет булу куркынычын киметә.
*Кәефне күтәрә, бу үзлеге белән ул кофедан да әйбәтрәк.
*Көнгә бер чынаяк чәй эчеп, холестеринны киметеп була. Ул сосудларны чистарта һәм ныгыта, шулай итеп йөрәк эшчәнлеген яхшырта.
*Организмнан авыр металларны, токсиннарны чыгара. Күзәнәкләр яңаруга уңай йогынты ясый, тонусны күтәрә.
*Лютеинга бай булуы күз авыруларына каршы тору үзлеген көчәйтә.
*Бөерләрне чистарта.
Зарары да бар икән:
*Ашказаны авырулары көчәйгәндә яшел чәй белән мавыкмаска кирәк.
*Анемия һәм тимер дефициты булганда, ашаганнан соң 30-40 минут үткәч кенә яшел чәй эчәргә ярый. Юкса ул организмга файдалы матдәләрне үзләштерергә ирек бирмәячәк.
*Йокысызлык вакытында да көннең икенче яртысында чәйдән тыелырга кирәк.