Файдалы киңәшләр
22 март 2024, 06:50

Туңдыргычта да өмә ясарга кирәк

Күпләр туңдыргычны сирәк чистарта. Анда хәтта узган еллардан калган балык, ит табылырга мөмкин...

Туңдыргычта да өмә ясарга кирәкТуңдыргычта да өмә ясарга кирәк
Туңдыргычта да өмә ясарга кирәк

Өйдә туңдыргычны ризыкларны туңдыру өчен түгел, ә туңдырылган азык-төлекне саклау өчен файдаланырга кирәк. Бу хакта сәламәт туклану буенча эксперт, шеф-повар Сергей Синицын әйтә.

«Әгәр туңдыргычта үзебез берәр нәрсә катырабыз икән, профессиональ туңдыргычларныкына караганда бу сыйфатсызрак килеп чыга. Профессиональ җиһазлар „шоковая заморозка“ ясый, шуңа күрә ризыкның структурасы һәм сыйфаты бозылмый. Өйдәге туңдыргычны пилмәннәрне, вареникларны, катлы камырны, туңдырылган җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне саклау өчен куллану яхшырак», — ди эксперт.

Мәсәлән, ит туңдырырга кирәк икән, моны дөрес эшләү мөһим.

«Иң яхшысы ваккумда туңдыру. Әгәр өйдә кулланыла торган ваккум юк икән, Zip-Lock пакетлар файдаланырга була. Пакет ертыла икән, ризыкның дымы бетә, ит кибә һәм бу аның текстурасына бик нык йогынты ясый. Кайбер кешеләр җилләгән кисәкне кисеп алып шулпа кайната. Әмма мондый ризыклар белән сак булырга кирәк», — дип кисәтә ул.  

Өч айга бер тапкыр туңдыргычка ревизия ясарга кирәк. Бу анда нинди ризыклар барлыгын искә төшерә, аларны тиз арада кулланып бетерергә ярдәм итә.

«Күпләр туңдыргычны сирәк чистарта. Анда хәтта узган еллардан калган балык, ит табылырга мөмкин. Мондый ризыклар сыйфатлы булмый инде, хәтта сәламәтлеккә куркыныч тудырырга мөмкин. Чөнки бактерияләр минус температура булганда да үрчи ала.

 

Чыганак: РИА Новости.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас