Яз көннәре бигрәк матур. Кояш нурлары белән иркәли, бер дә өйдә утырасы килми, тизрәк тышка ашкына күңел. Ә саф һава сулап йөрүләре нинди рәхәт?!
Саф һавада йөрүнең файдалары яклары да чиксез:
*️Иммунитетны ныгыта. Көнгә 30 минут йөрү-иммунитетны саклау өчен кирәк.
*️Хәтерне яхшырта. Йөрү хәтерне һәм игътибарны 20 % яхшыртырга ярдәм итә.
*Йокы озынлыгын арттыра. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, күп вакыт урамда булган кешеләр тәүлегенә уртача 46 минут озаграк йоклыйлар.
*Энергия белән тулыландырыла. Йөрүләр организмны йөкләнешкә күнектерә, физик активлыктан ләззәт алырга өйрәтә.
*Күңел күтәрелә. Кайсы йөрүне өстен күрсәгез дә, алар сезгә стрессны җиңәргә булышачак.