Файдалы киңәшләр
21 март 2024, 04:29

Иң тәмлесе үзең пешергәне!

Кремлы чикләвекләр... Балачак тәме! Кибетләрдә сатылган бер печенье да, бер пирожное да аны алыштыра алмый. Килешәсезме?

Иң тәмлесе үзең пешергәне!Иң тәмлесе үзең пешергәне!
Иң тәмлесе үзең пешергәне!

Кремлы чикләвекләр... Балачак тәме! Кибетләрдә сатылган бер печенье да, бер пирожное да аны алыштыра алмый. Килешәсезме?

Камыр өчен: 2 йомырка, 3 аш калагы шикәр комы, бер чеметем тоз, 2 стакан он, 200 грам ак май, аш серкәсе белән сода.
Крем өчен: бер банка куертылган сөт (вареная сгущенка). Теләк буенча 100 грамм ак май һәм әстерхан чикләвеге.

Йомырка белән шикәр комын кушып, күбекләнгәнче туглыйбыз. Аерым савытта май белән онны уабыз. Аннан соң аларны бергә кушып, камыр басабыз. Әзер камырны полиэтилен капчыкка салып, 20 минутка туңдыргычка куеп торабыз. Ә үзебез шул арада эчлек әзерлибез.
Кемдер куертылган сөтнең үзен генә сала, кемдер аңа ак май да куша. Кушарга уйласагыз, тәүдә йомшартылган майны миксер белән үзен, аннан соң янына куертылган сөтнедә салып тугларга кирәк булыр. Тагын да төрләндереп җибәрергә теләсәгез әстерхан чикләвеге салырга мөмкин. Анысын да берәүләр төеп сала, икенчеләр шул килеш – кемгә ничек ошый, кыскасы.
Туңдыргычтан камырны алабыз һәм кечкенә шарчыклар әвәләп махсус табада чикләвекләр пешерәбез. Тигез пешсен өчен даими әйләндереп торырга кирәк. Суынган чикләвекләргә эчлек салып, ябыштырып куясы гына кала.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас