Файдалы киңәшләр
21 март 2024, 16:08

Бассейн нинди авыруларны дәвалый?

Йөзү савыктыра, чыныктыра, мускулларны ныгыта. 

Бассейн нинди авыруларны дәвалый?Бассейн нинди авыруларны дәвалый?
Бассейн нинди авыруларны дәвалый?

Невроз

Невроз – психик эшчәнлекнең бозылуы. Невроз еш кына психик травмадан соң барлыкка килә.  Мондый очракта күбрәк бассейнда йөзәргә тырышыгыз. Ул бөтен организм өчен файдалы. Бассейн тынычландыра, кәефне күтәрә, төрле авыр уйлардан арындыра, җанга рәхәтлек өсти.

Буыннар авыруы

Йөзгән вакытта хәрәкәтләнү буын тирәсендәге тукымаларга массаж ясый, шуның белән лимфаларны яхшырта, буыннар шешенүе кими, мускуллар ял итә, йомшара.

Умыртка баганасы авырулары

Бассейнда йөзгәндә арка мускулларын ныгый, шул рәвешле умыртка баганасы да ял итә, аңа авыртлык төшми башлый.

Сәламәт булыйм дисәгез, бассейнга йөрегез. 

Фото: conrays.ru

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас