Файдалы киңәшләр
20 март 2024, 07:00

Үлән чәйләре эчәсезме?

Күп төрле сихәтләргә ия, әмма саклык белән кулланырга, кемгәдер ярамый.

dikoved.rudikoved.ru
Фото:dikoved.ru

Халык медицинасы үлән чәйләренең күптөрле сихәтен белә. Алар даруны алмаштырмыйлар, ләкин организм өчен шәп дәва булып торалар.Әмма кемгәдер саклык белән кулланырга кирәк.

*Ромашка чәе

Аны салкын тигәндә, хәлсезләнгәндә, ашказаны системасы авырулары вакытында, бавыр белән проблемалар булганда, метеоризм вакытында эчәләр. Ул тән температурасын төшерә, тамак авыртулар вакытындагы ялкынсынуны бетерә, йокысызлыктан интеккәндә булыша.

*Гөлҗимеш чәе

Кан тамырлары өчен файдалы, кан басымын төшерә. Ашказаны органнарына уңай тәэсир итә. Гөлҗимеш – витаминнар күплеге ягыннан чемпион. Аңарда аскорбин кислотасы лимонга караганда 50 тапкыр күбрәк! Авитаминоз вакытында, салкын тигәндә иммунитетны ныгытыр өчен менә дигән! Тромбофлебит, гастрит, эч күбү, йөрәк авырулары, начар кан йөреше вакытында мондый чәйне эчәргә ярамый!

*Чабыр үләне чәе

Чабыр үләне (чабрец) чәе составына эфир майлары кергән. Ул чәйгә антисептик һәм дезинфикция үзлеге бирә. Кәефне күтәрә, нерв системасы эшчәнлеген нормага сала, депрессияне бетерә, аппетитны яхшырта, иммун системаны җайлый. Чабыр чәен ютәл вакытында эчәргә киңәш итәләр. Йөкле хатыннарга, бөер, бавыр белән проблемалары булганнарга, эч катканда, ашказаны белән җәфаланучыларга, шикәр чире авыруларына, астма, калкансыман биз белән интегүчеләргә бу чәйне эчмәвең хәерле.

*Камырлык яки дүләнә (боярышник) чәе

Йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына бик файдалы. Йөрәк мускуллары эшчәнлеген яхшырта, кан йөрешен көйли. Өлкән яшьтәгеләр өчен бу чәй аеруча файдалы. Йөкле хатыннарга, бала имезүчеләргә мондый чәй киңәш ителми. Күңел болгану, укшу, баш әйләнүләр китереп чыгарырга мөмкин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас