Төрелгән вафли – балалар да, олылар да бик яратып ашый торган тәмлекәч. Вафли табасы булса, әлеге десертны һәркем әзерли ала. Бүген без сезгә төрелгән вафлиның классик рецептын тәкъдим итәбез.
Камыр өчен кирәк булачак: май -200 гр., тавык йомыркасы-5 шт.,он-220 гр., шикәр комы-5 ст.л., тоз –бер чеметем, ванилин-1 гр.Таба майлау өчен көнбагыш мае.
Ак майны җылы урында йомшарганчы тотарга, өстенә шикәр комы һәм ванилин кушып, миксер белән яхшылап болгатырга кирәк. Аерым савытта йомыркаларны туглыйбыз. Аннары тоз сибәбез дә ике сыекчаны бергә кушабыз. Иләнгән он кушып, яхшылап болгатабыз.
Камыр әзер булгач, вафли табасын майлап кыздырабыз. Кашыклап камырны табага салып пешерәбез. (Газда пешерсәгез, табаны әйләндерергә онытмагыз.) Элетровафельницада моның кирәге юк. Вафлилар 1 минут дигәндә пешә. Аларны тактага төшереп, кайнар килеш торба итеп төрергә кирәк. Тиз арада төрмәсәгез, вафлилар суына һәм ката.
Төрелгән вафлиларның эченә крем салырга мөмкин. Әмма үзләре генә дә ашаганда авызда эреп тора.