Файдалы киңәшләр
17 март 2024, 17:35

Аякны көзән җыерганда

Ярдәм итү ысуллары бар.

chzs.ruchzs.ru
Фото:chzs.ru

Аякларны көзән җыеруның сәбәбе төрле булырга мөмкин. Төнен уңайсыз яту да, ниндидер авыру булуы хакында да искәртергә мөмкин.

Аякны еш көзән җыерса, артык кысып торган кием кияргә тырышмагыз, чөнки кан тамырларына зыян килә.

Бу хәл төнен булса, аякларны 10-20 минутка өскә күтәреп ятыгыз. Авырту тиз басылыр.

Аякларны көзән җыерганда алма серкәсе ярдәм итәр. Көзән җыеруның төп сәбәбе - калий җитмәү. Калий запасын тулыландыру өчен көн саен иртән 1 стакан җылы суга 2 аш кашыгы алма серкәсе, 1 чәй калагы бал салып эчәргә кирәк.

Ничек кенә булмасын, бу хәлдән котылу чаралары бар. Бер ай буе иртә-кич аяк табаннарына, балтырларга лимон суты сөртеп, кипкәнче тотарга кирәк. Тәүдә көзән җыеру сирәгрәк күзәтелә башлар. Тора-бара бөтенләй юкка чыгар.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас