Файдалы киңәшләр
14 Марта 2024, 10:05

Иртән шулай була

Күз төпләрегез шешенәме?

nglux.runglux.ru
Фото:nglux.ru

Иртән торганда, күз төпләре шешенеп торса, түбәндәге ысулларны кулланып карагыз:

*Суыткычта катырылган боз саклагыз, үләннәр дә кушарга мөмкин, шешенгән урынга боз шакмакларын тигереп алагыз.

*Салкынча металл кашык куеп тору да килешә.

*Халык медицинасында киң таралган ысул: кыяр кисәкләре куеп торыгыз яки бәрәңге кисәге кулланырга мөмкин.

*Аптекада витамин Е сатыла, шуны берничә тамчы салкынча суга тамызыгыз. Яхшылап болгатырга һәм, мамык дискларын шунда чылатып, күзләргә куеп тору булыша. 15 мин тотарга.

*Иртән йокыдан торганда шешенгән күзне рәткә китерү өчен кайнаган суда пакетлы кара чәйне пешереп, суыткычта суытабыз. Салкын пакетларны 2-3 минутка күз кабакларына куябыз. Крем сөртәбез.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас