Файдалы киңәшләр
14 март 2024, 09:00

“Бишле алсаң, акча бирәм!”

Баланы болай дәртләндерү дөресме?

“Бишле алсаң, акча бирәм!”“Бишле алсаң, акча бирәм!”
“Бишле алсаң, акча бирәм!”

Баланы болай дәртләндерү дөресме?

 

Баланы акча өчен яхшы билгеләр алырга этәрү аның яңа белем алу стимулын югалтуына китерә. Бу хакта "Газета.Ru" басмасына психолог Богдан Дерябин сөйләгән.
Эксперт ассызыклавынча, акча белән дәртләндерү тиз нәтиҗә бирә һәм башта эшли, әмма аннары бала укуга кызыксынуын югалта, чөнки ата-аналар баланы белем алуга түгел, ә укудан акча алу мотивациясенә күчерә.
"Монда борчылыр өчен нигез бар: беренчедән, акча бирү тәмамлангач, уку да тукталачак. Икенчедән, без баланы укырга тырышудан бигрәк акча эшләүгә күчергәндә, укучы яңа белем алу стимулын югалта, аның барлык тырышлыгы бары тик билге алуга гына юнәлә. Шунысы да бар: институтка укырга кергәч, акча белән мотивацияләнгән балалар еш кына укудан туктый, чөнки моның ни өчен кирәклеген аңламыйлар", — ди Дерябин.
Әмма психолог мондый бүләкләүнең уңай якларын да билгели. Аның сүзләренчә, ата-аналар баланы шәхси бюджетны планлаштырырга һәм үз акчаларын кулланырга өйрәтергә тырышканда, акча белән мотивацияләү рөхсәт ителә.

 

Фото: bebiklad.ru, ya-roditel.ru

“Бишле алсаң, акча бирәм!”
“Бишле алсаң, акча бирәм!”
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас