Файдалы киңәшләр
10 март 2024, 12:25

Черем итеп аласызмы?

Көндезге йокының файдасы бар икән.

polotnos.compolotnos.com
Фото:polotnos.com

Көндез черем итеп алу – күпләрнең яраткан гадәте. Ничек кенә булмасын, организмның көн уртасында ял соравы – гадәти хәл. Файдасы да бар икән:

*Көндезге йокы организмны торгыза, киеренкелекне киметә, хәл алырга мөмкинлек бирә.

*Йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый: йөрәк һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын киметә.

*Хәтерне һәм зирәклекне яхшырта.

*Кәефне күтәрә.

*Стрессны бетерә.

*Смена эшендә һәм йокысызлыкта ярдәм итә.

Аеруча балаларга көндезге йокы кирәк. Даими йоклаган бала өйрәнгәннәрен яхшырак хәтерли.

Шулай ук көндез атнага ким дигәндә 3 тапкыр йоклаучылар йөрәк авыруларын 40% ка киметәләр. Галимнәр көндезге йокы миокард инфарктына каршы көчле корал диләр.

Галимнәр, көндез 15–20 минут черем итеп алудан да яхшырак, файдалырак әйбер юк, дип ышандыра. Көндез 15–20 минут йоклап алган кеше ныклап йоклап китәргә өлгерми, димәк аңа йокыдан уяну да, көндәлек эшләрен дәвам иттерү дә җиңелрәк булачак.

Көн уртасында бераз гына черем итеп алган кеше кичкә кадәр җитәрлек көч, энергия туплый. Кыска вакытлы көндезге йокыдан соң кешенең игътибарлылыгы – 50 процентка, хәрәкәтчәнлеге 16 процентка яхшыра.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас