Борчаклы ашның файдасы бармы?
Борчакта аксым күп, аңарда кремний, никотин кислотасы һәм башка файдалы матдәләр бар. Әлеге матдәләр тирене яшәртү, сөякләрне, буыннарны һәм сеңерләрне ныгытуда коллаген һәм эластин синтезы өчен кирәк.
Шулай ук борчакта ялкынсынуга каршы үзлекләргә ия һәм кан тамырларын атеросклероздан саклый торган никотин кислотасы бар. Моннан тыш ул олыгайгач баш калкыта торган авыруларны булдырмас өчен мөһим.
Табиб сүзләренчә, борчак шулай ук онкологияне профилактикалауда файдалы, хәтерне яхшырта, үзәк нерв системасына һәм баш миенә яхшы тәэсир итә, чөнки анда В1 витамины күп.
Ашказаны-эчәк трактының күп кенә авыруларын профилактикалау өчен файдалы.
Йөрәк-кан тамырлары системасының нормаль эшләве өчен кирәкле калий белән тәэмин итә.
Әмма борчак шулпасын эчәк авырулары булган кешеләргә саклык белән кулланырга кирәк.