Файдалы киңәшләр
6 март 2024, 13:35

Тиздән бәйрәм

Нинди чәчәк бүләк итәргә?

Тиздән бәйрәмТиздән бәйрәм
Тиздән бәйрәм

8 март – Яз һәм чәчәк бәйрәме. Шуңа да бу көнне иртән-иртүк ир-атлар чәчәк бәйләме алырга ашыга. Кайсы чәчәкне сайларга соң?

*Кыю, тәвәккәл, чая хатын-кызларга кызыл роза килешә.

*Тыйнак, оялчаннарга – сары һәм алсу төстәге розалар, лилия чәчкәләре.

*Шат күңеллеләргә төрле чәчәктән эшләнгән зур гөлләмә сайлагыз. Кыр чәчәкләрен дә алырга була.

*Иҗади туташ һәм ханымнарга экзотик орхидея алу отышлы. Гербер, цикламен, мускарий аларга бик ошаячак.

*Хуҗабикәләргә, гөл үстерергә яратучыларга чүлмәктәге чәчәк ошаячак.

*Әниегезгә, кызыгызга лалә, ландыш, ак хризантема алыгыз.

*Хезмәттәшләрегезгә лилия, каллы, гладиолус, ирис, мимоза, нәркис, лалә чәчәге бүләк итегез.

*Яшь кызларга ак төс килешә, аларга ак лалә, роза, ландыш чәчәкләрен алырга мөмкин.

Чәчәкне сайлау гына түгел, аны бирә дә белергә кирәк. Урамда суык булып, чәчәк бәйләмен гәзиткә төреп бирсәләр, аны өйгә кергәнче үк алып куегыз. Кемне дә булса бәйрәм белән котларга килгәнсез икән, гөлләмәне сул кулыгызга тотыгыз. Кул биреп исәнләшкәч, аны уң кулга күчерәсез һәм хуҗабикәгә тапшырасыз.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас