Чия ботакларыннан чәй ясап карагыз әле. Аның файдасы күп төрле:
*кәефне яхшырта,
*йөз тиресен яхшырта,
*шешенүне, күз астындагы «капчыкларны» бетерә,
*организмда матдәләр алмашын тизләтә,
*организмга көч өсти.
Ничек әзерләргә? Язын, бөреләре чыга башлагач, чия ботакларын 10 см озынлыкта кисеп, җыеп киптерергә.
Чия ботакларыннан чәй әзерләү өчен 500 мл су салырга, аннары 15 минут дәвамында кайнатырга кирәк. Катнашманы уттан алып, 2 сәгать тотарга. Аннары чәйне сөзәргә була.
Бу чәй искиткеч тәмле һәм файдалы. Аның кызыл-көрән төсе һәм миндаль исе бар. Аны көненә 4 тапкыр ¼ стакан эчәргә киңәш ителә. Ләкин бу эчемлекне артык кулланырга ярамый.