Файдалы киңәшләр
4 март 2024, 07:10

Саф һава керсен

Бүлмәне ешрак җилләтергә кирәк.

Саф һава керсенСаф һава керсен
Саф һава керсен

Көненә ике-өч тапкыр бүлмәне җилләтү тәкъдим ителә. Беренче тапкыр - уянгач ук, урын җирен җыештырганчы да мөмкин. Тагы төнге йокы алдыннан да тәрәзәне бераз ачып торсаң яхшы.

Җилләтү вакыты - ел фасылларына һәм тәрәзә артындагы температурага карап билгеләнә. Ул 10 минуттан 40 минутка кадәр сузылырга мөмкин. Бөтен фатирда өзлексез һава агымнары хәрәкәтен оештыру шәп вариант булачак. Моның өчен барлык тәрәзәләрне һәм балконны (лоджия) берьюлы ачарга кирәк.

Урамнан салкын һава бина эченә кереп, җылы һаваны баса ала. Әгәр салкын һава юлында булмасагыз, мәсәлән, басып тормасагыз яки утырмасагыз, яки тәрәзә янында ятмасагыз, яки идәндә ятмасагыз, ул зур зыян китерә алмый. Тәрәзәне ачык килеш озагракка калдырып, бүлмәне тулысынча суытып бетермәсәгез генә инде.

Еш кына җил тияр дип куркып тәрәзәне ачудан тыелабыз, тик җилләтү вакытында һавадагы тузан, вирус һәм бактерияләрдән котылабыз.

Чиста һава кислород дәрәҗәсен нормальләштерә, тукымаларны кислород белән тәэмин итү арта, шуның аркасында кан һәм иммун системасы активрак эшли башлый.

Шулай ук саф һава - ОРЗны профилактикалау һәм дәвалау өчен кирәкле чара.

Әгәр дә сез салкын тию аркасында авырырга курыксагыз, җилләткән вакытта бүлмәдән чыгып торырга мөмкин.

Бүлмәдә даими рәвештә саф һава, нормаль дымлылык, уңайлы температура булырга тиеш. Шуңа күрә вакыты-вакыты белән бүлмәне җилләтеп алу зыян итмәс.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас