Файдалы киңәшләр
2 март 2024, 15:59

Үзеңнеке тәмлерәк

Бу ысул тозның балык итендә тигез итеп сеңү мөмкинлеген бирер.

Үзеңнеке тәмлерәкҮзеңнеке тәмлерәк
Үзеңнеке тәмлерәк
Сельд, скумбрия һәм башка төрле тыгыз ак итле балыкны һөнәри пешекчеләр түбәндәгечә тозлыйлар икән.
Шулай итеп,  100-150 грамм тоз, лавр яфрагы, берничә кара борыч , берничә канәфер (гвоздика) бөртекләре салынган 1 литрны суны кайнатырга.  Балык йомшаграк һәм хуш ислерәк булсын дисәгез, тозлыкка бераз шикәр комы яисә бал кушарга мөмкин. Кайнап чыккан тозлыкны тулысынча суытырга. 
Тулысынча эретелгән балыкка суытылган тозлыкны коярга. 1дән 3 көнгә кадәр, ягъни үзегезгә ошаган тәм кергәнгә кадәр, балыкны шушы тозлыкта тотарга.
Өстәмә киңәшләр: тозланган балыкны артык тоз һәм тәмләткечләрдән арындыру өчен су астында чайкатып алыгыз. Шуннан соң тулысынча ашарга ярарлык итеп өлгерсен өчен балыкны суыткычта 12 сәгатьтән алып бер-ике көнгә кадәр тотыгыз. Бу ысул тозның балык итендә  тигез итеп сеңү мөмкинлеген бирер.
Тозланган балыкны суыткычта гына сакларга.
 
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас