Файдалы киңәшләр
2 март 2024, 08:17

Кетердәп торган чебуреклар

Рецепты.

Кетердәп торган чебурекларКетердәп торган чебуреклар
Кетердәп торган чебуреклар

Нечкә камырдан (йомыркасыз) һәм сусыл эчлектән кетердәп торган һәм сусыл, бик тә тәмле чебуреклар ясарга бүген менә дигән көн. Чөнки күпләребез ял итә.
Бу рецепт белән моңа кадәр пешереп карамаучыларның да чебуреклары уңачак. Шулай итеп бүген чебуреклар белән сыйланып ләззәтләнәбез!
Рецепты.
Камыр өчен:
300 грамм он,
66- 70 градус җылыгындагы 150мл су (бу бик мөһим!) ,
30 мл үсемлек мае
!/2 аш кашыгы аш серкәсе (5%лы)
!/2 чәй калагы тозны бергә кушып кимендә 5 минут чамасы камыр басабыз. Камыр кулга ябышып торырга һәм артык тыгыз да булырга тиеш түгел. Камырны баскач кимендә 30 минут ял иттерәбез.
Эчлеге:
Иттаркычтан чыгарылган 300 грамм сыер итен
2-3 данә яисә 300 грамм суганны
100 мл. салкын су (фаршка сусыллык бирәчәк)
Сарымсак
Петрушка
Тоз һәм борычны салып бергә болгатабыз. Фарш әзер.
Камыр җәя башлыйбыз. Якынча 60 граммлы камырны түгәрәк итеп җәябез . Камыр эченә эчлекне чама белеп кенә, читкә чыгармыйча, нечкәрәк итеп салырга ягъни сыларга кирәк булыр. Шулай иткәндә чебуреклар тәмлерәк булыр. Әлеге рецепт буенча 8 чебурек килеп чыгарга тиеш.
Чебурекларны яхшы кызган көнбагыш маена чумдырып кыздырабыз.

Фото: www.daryushka.com

Кетердәп торган чебуреклар
Кетердәп торган чебуреклар
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас