Файдалы киңәшләр
1 март 2024, 17:00

8 март бәйрәмен ничек истә калырлык итеп үткәрергә?

Бу көнне үзегезгә игътибар, наз һәм позитив хисләр бүләк итәргә онытмагыз.

8 март бәйрәмен ничек истә калырлык итеп үткәрергә?8 март бәйрәмен ничек истә калырлык итеп үткәрергә?
8 март бәйрәмен ничек истә калырлык итеп үткәрергә?

Дуслар, тиздән иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – 8 Март килеп җитәр. Аны ничек истә калырлык итеп үткәрергә? Күпчелек танышларыгыз кебек, бәйрәмне шау-шулы компанияләрдә үткәрергә димәгән бит -  үзегез дә бик күркәм бәйрәм мохите булдыра аласыз. Моның өчен түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз әле.

                 Иң башта язгы чәчәкләр сатып алыгыз.

Бу бәйрәм кәефен булдыру һәм фатирга ямь өстәү өчен иң яхшы ысул. Моннан тыш, букетка заказ бирү – башка берәүнең моны эшләвен көтеп тормыйча, үз-үзеңә мәхәббәт күрсәтү ысулы.

             Өйдәге спадан ләззәтләнегез

Өйдә матурлык көне үткәрегез. Маска ясагыз, шәмнәр кабызыгыз һәм кайнар ванна алыгыз. Аңа тоз, үләннәр яки эфир майлары өстәргә мөмкин, алар кәефне күтәрәчәк һәм тирене йомшартачак. Аннары дымландыручы лосьон кулланыгыз, матур һәм уңайлы халат киегез һәм үләннәрдән тә-ә-ә-әмле чәй кайнатыгыз.

                    Массажга барыгыз

Бик оригиналь булмаса да, үзеңне сөендерүнең җиңү ысулы. Яхшы массаж кәефне боза алмый. Процедурадан соң үзеңнең ял иткәнеңне хис итәсең: стресс, киеренкелек һәм тискәре фикерләрдән эз дә калмаячак.    

            Яраткан десертыгызны сатып алыгыз

Эш, көндәлек мәшәкатьләр, социаль челтәрләр һәм якыннарыбыз белән тыгыз аралашу еш кына үзебезгә ялгыз калыр өчен вакыт калдырмый. 8 Март көнне телефонны читкәрәк куеп тору  тынычлык хисе өчен уңышлы мизгел! Яраткан десертыгызны сатып алыгыз. Аның тәмле тәмен сизеп, ләззәтләнеп, үзегезгә ял оештырыгыз.

               Яраткан киногызны карагыз

Тәмле ризыкка заказ биргәннән соң, алдыгызга попорн куеп, җылы пледка төренеп, яраткан фильмнарыгызны карау өчен – 8 март бик шәп көн. Боевиклардан, куркыныч фильмнардан баш тартыгыз, бары тик уңай эмоцияләр генә тудыра торган позитив фильмнар сайлагыз.

 

Фото: seminar-beauty.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас