Файдалы киңәшләр
28 февраль 2024, 09:45

Ясмык ашы әзерлисезме?

Яратып кулланылучы ризыкларның берсе.

povar.rupovar.ru
Фото:povar.ru

Ясмыкны “борчак патшасы”, “сәламәтлек келәте” дип “олылыйлар”. Тикмәгә генә түгел. Аксым, минерал һәм микроэлементлар микъдары буенча “чемпион” ул.

Ясмык А, В, С витаминнарына, аксымга, калий, кальций, магний, цинк, тимергә бай. Аның составындагы матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырту үзлегенә дә ия икән. Бөерләре авырткан кешеләргә ясмык ашау файдалы. Табиблар әйтүенчә, ясмыкны даими куллану организмны чистартып кына калмый, бәлки әле савыктыра да.

Канда шикәр микъдарының “сикерүенә” юл куймый, димәк, диабеттан җәфаланучылар өчен дә файдалы. Онкология куркынычын киметә. Нерв күзәнәкләрен тынычландырып, күңел төшенкелегеннән коткаруга ярдәм итә.

Ясмык төрле төстә була. Иң киң таралганы – көрән төстәгесе. Тимергә бик бай, димәк, аз канлылыктан интегүчеләр өчен гаять файдалы.

Аннан аш, пюре, паштетлар әзерлиләр. Үзеннән бераз гына чикләвек исе килеп тора. Тышчасы бик юка булганлыктан, тиз пешә. Шуңа күрә пешерер алдыннан суга салып бүрттерүнең кирәге юк.

Ясмык ашы рецепты:

Ит шулпасына бәрәңге, суган, кишер турап салырга һәм өлгерергә 10-15 кала яхшылап юган кызыл ясмык ярмасын өстәргә. Яшел тәмләткечләр, каймак белән ашарга.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас