Йокысызлык төрле сәбәпләр аркасында килеп чыга.
* Иң элек нервны тынычсызлый торган гадәтләрдән котылу бик мөһим.
*Йоклар алдыннан телевизор карарга киңәш ителми, ашау шулай ук зарарлы. Йокларга 3-4 сәгать кала ашарга кирәк.
*Каты чәй эчү дә яхшы түгел, яшелчә ризыклары ашау да тынычсызлыкка китерергә мөмкин.
*Мендәрне бөтнек, мәтрүшкә, абага, яран гөл, чикләвек, дәфнә яфраклары, нарат ылысы, роза аерчаклары белән тутырыгыз.
*Йомшак тукымадан бәләкәй капчык-төенчек әзерләп, шуңа ике аш кашыгы төелгән колмак салырга һәм тегеп, мендәр астына куярга кирәк.
*Ылыслы ванна яки тырнак гөл, мәтрүшкә, бөтнек, мелисса (һәр үлән 50 г) төнәтмәсе ваннасы керегез. 5–7 тапкыр, көнаралаш унар минут кабул итегез.
*Кич белән йоклар алдыннан 1 сәгать кала бер стакан кайнар сөт яки суга 1 кашык бал туглап эчкәндә тиз йокыга кителә.
*Төнгә каршы аякларны кайнар суда тоту да арганлыкны бетерә, нерв системасын тынычландыра.