Файдалы киңәшләр
25 февраль 2024, 13:35

Аякларны карасаң гына

Үкчә тиресен йомшарту ысуллары.

mia-bags.rumia-bags.ru
Фото:mia-bags.ru

*1 стакан сыек сабынга яки гельгә тоз салып бутагыз да сулы табакка салыгыз. Аякларны шунда ярты сәгать тотыгыз;

*1 табак суга 1–2 аш кашыгы алма серкәсе яки лимон кислотасы салыгыз. Аякларны бу катнашмага 10–15 минутка тыгып торыгыз;

*5әр кашык ромашка, шалфей, 3 кашык сары мәтрүшкәне бутарга, шуңа 1,5 литр кайнап торган су өстәргә кирәк. 10 минуттан катнашманы кайнар су салынган табакка бушатыгыз. Аякларны шунда 20–30 минут тотыгыз.

Мондый процедуралардан соң үкчә тиресен махсус щетка яки пемза белән ышкып, скраб белән дә чистартырга онытмагыз.

Скрабны үзлегеңнән дә ясарга мөмкин. Моның өчен әфлисун кабыгын ваклап, зәйтүн мае өстәп богатыгыз да үкчәләргә сөртегез. 20 минуттан юып төшергәч, үкчә тиресенең йомшарып, чистарып калганын күрерсез

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас