Үзәк көю - авыр хәл!
Үзәк көю (изжога) кебек кыен хәл белән һәркем үз гомерендә сирәк булса да очрашадыр. Гастроэнтеролог Джозеф Салхаб бу очракта хәлне җиңеләйтүче ризыкны ачыклаган.
Эшкәртелмәгән ризык һәм ашказаны суты тамакка күтәрелсә, үзәк көю барлыкка килә. Бу авырту һәм күкрәк тирәсе яну тойгысына китерә.
Джозеф Салхаб үзе кислота рефлюксы белән интегә һәм еш кына үзәк көю кичерә икән. Бервакыт ул көчле үзәк көйгәнне басар өчен берничә төрле рецептсыз дару эчкән, әмма уңайсызлык сакланып калган. Шуннан соң ул ризык ярдәмендә күңелсез симптомнан котылып карарга булган.
“Мин банан алдым, аны ашадым, һәм 30 секундтан соң минем үзәк көюем тулысынча бетте һәм кире кайтмады”, — ди ул.
Эксперт аңлатканча, каһвә, помидор, алкоголь, ачы яки майлы ризыклар ашказаны кислотасын арттыра һәм үзәк көюне көчәйтә ала. Шул ук вакытта бананнарда кислота аз һәм клетчатка күп, бу ашказаны юлының лайлалы тышчасын тынычландыра ала. Миндаль, брокколи һәм кәбестә дә үзәк көюдән ярдәм итә ала, дип билгели белгеч.
Фото: parnas42.ru