Билгеле булуынча, кыш ахыры - яз башларында организм витамин кытлыгы кичерә башлый. Сәламәтлекне ныгыту өчен нинди ризыклар ашарга кирәк? Бу җәһәттән табиб-нутрициолог Динара Гаделмурзина киңәш бирә.
Тәүлек әйләнәсенә яшелчә-җимеш сатып алып булган бүгенге заманада организмның ныклап витаминга кытлык кичерүе мөмкин булмаган хәл ди ул. Шуңа карамастан, бик күпләр организмда витамин җитешмәү мәсьәләсе белән очраша. Кояш яктысы җитмәгән мәлдә барыннан бигрәк Д витамины белән хәлләр киеренке тора . Шуңа күрә мартта нинди продуктлар ашау яхшырак соң дигәндә, алар сезонлы яшелчә-җимешләр: кәбестәнең бөтен төре, суган, кишер, шалкан, әфлисун, грейпфрукт, киви булырга тиеш дигән киңәшен бирә белгеч. Шулай ук организмны Д витаминына баету өчен рационда диңгез балыгы, йомырка, акмай һәм чикләвек мотлак булырга тиеш .
Фото:wallpaperscraft.ru