Ир-егетләр сәламәтлеге күп факторларга бәйле. Мәсәлән, физик активлык, яшәү рәвеше, тестостерон дәрәҗәсе, дөрес туклану.
Бөтен төр продуктлар да файдалы түгел. Ир-егетләребез өчен нинди ашамлыклар аеруча зыянлы? Бу хакта белгечләр фикеренә колак салыйк.
Ир-егет сәламәтлеге өчен соя аксымы бер дә макталмый. Спорт белән шөгыльләнүчеләр актив кулланган соя протеинында, соя сөтендә, тофу сырында, споржа соясында, колбаса ризыкларында соя бар. "Соядагы актив фитоэстрогеннар, эстроген ( хатын-кыз гәүдәсе формалашуы өчен җаваплы гормон) эшләнеп чыгуына булышлык итә. Аның ир-егетләрдә җенси гормоннар балансы бозылуына китерүе мөмкин. Аксымны соядан гына җыярга кирәкми. Рационны ит, балык, эремчек һәм башка ризыклар исәбенә төрләндерергә кирәк", -дигән киңәшен бирә Level Kitchen сервисының сәламәт туклану өлкәсе табиб-диетологы һәм эксперты Татьяна Мещерякова.
Ир-егет сәламәтлегенә аеруча зур зыян салучы икенче бер төркем - ул хәмер. Аеруча, сыра. Сырада булган солод һәм колмак соя сыман шушы ук фитоэстрогенга бай. Ул исә матдәләр алмашынуы процессларын боза һәм хатын-кыз тибындагы симерүгә илтә дип кисәтә диетолог.
"Сыра тиз арада бил һәм янбаш тирәләрен май үрүгә китерә ала. Норма буенча, ир-егетнең биле 94 сантиметрдан артык булырга тиеш түгел. Бил үлчәме 94тән 102 сантиметрга кадәр булганда гәүдә авырая башлый. Әгәр 102 сантиметрдан артса, висцераль симерү (корсак һәм эчке органнарга май яту), йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм онкология куркынычын тудыра. Шуңа күрә дә бил үлчәмен нормада тоту үтә мөһим.
Татлы газлы сулар - хәвеф тудыручы тагын да бер ашамлык төркеме. Бу эчемлек ир-егетләр генә түгел, хатын-кызлар өчен дә файдалы түгел. Татлы газлы сулар - организмда минераллар алмашын һәм эшкәртү процессларын боза. Татлы газлы суны күп эчкәндә ул организмда кальций, магний, цинк сыман микроэлементлар кытлыгын тудыра ала. Бу исә хәрәкәтләнү аппараты, йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системасы эшчәнлеге бозылуына туры юл", -дип раслый табиб.
Шулай ук ир-егетләр тавык итен чама хисе белеп ашарга тиеш. Диетик ризык булуга,мае аз һәм аксымы күп булуга карамастан, тавык итен еш ашаудан тыелырга кирәк. "Сәнәгать технологиясендә кошларны үстергәндә стимуляторлар һәм тиз үстерү гормоннары файдаланыла. Спортчылар еш кына тавык итеп ашау белән мавыга. Аксымны итнең башка сортлары, балык, диңгез продуктлары, йомырка, эремчек, шулай ук үсемлек аксымыннан (алар кузаклылар төркеме, ярма, чикләвек, орлыклар) җыярга кирәк. Әгәр тавык итеннән башка тора алмасагыз, аны тикшерелгән җитештерүчедән сатып алыгыз, ди белгеч.
Ир-егетләребез аеруча яраткан шашлык- шулай ук белгеч ашарга киңәш итмәгән ашамлык төре. Кыздырылган ит концераген үзлекләргә ия, ул исә онкология хәвефен арттыра. Итне кургашка төреп, яки аэрогрильдә пешереп ашасагыз, шулай ук кызыл итне атнасына 500 граммнан артык ашамау буенча киңәшләрне тотсагыз, яшь һәм сәламәт булып калырсыз, дип раслый диетолог.