Файдалы киңәшләр
22 февраль 2024, 06:29

Комбучагыз бармы?

Бик файдалы нәрсә икән ул.

Комбучагыз бармы?Комбучагыз бармы?
Комбучагыз бармы?

Сездә чәй гөмбәсе бармы? Бик файдалы нәрсә икән ул. Комбуча ягъни чәй гөмбәсе витаминнарга үтә бай һәм антиоксидант үзлекләренә ия. Бу эчемлекнең көтелмәгән файдалы сыйфатларын биолог Роман Опарин ачкан.
Белгеч раславына ярашлы, комбуча В төркеме витаминнарына, С витаминына, шулай ук тимер, цинк һәм магнийга бай. Моннан тыш, продуктның антиоксидант үзлекләре картаю процессын акрынайтырга булыша ала икән. Ләкин, комбуча кайбер кешеләргә зыян гына китерергә мөмкин дип кисәтә биолог. Күпсанлы файдалы сыйфатлары булуына карамастан, комбучаны ашказаны-эчәк юллары авыруы булган кешеләргә эчәргә кииңәш ителми, ди ул.
Ә менә табиб-гастроэнтеролог Ольга Абанина комбуча энергетикларны алыштыра ала дип саный. Бактерияләр һәм чүпрәләр симбиозыннан торганлыктан комбучаны йөзләрчә еллар инде сусынны басу эчемлеге итеп файдаланалар.

Фото: www.adsfactory.ru

Автор:Кадикова Резида
Читайте нас