Файдалы киңәшләр
21 февраль 2024, 15:25

Куркума тромблар барлыкка килүдән саклый

Яман чиргә дә каршы тора ала. 

Куркума тромблар барлыкка килүдән саклыйКуркума тромблар барлыкка килүдән саклый
Куркума тромблар барлыкка килүдән саклый

Кркума тәмләткечләр арасында иң файдалыларының берсе булып санала. Чөнки аның составына В төркемендәге барлык витаминнар, С, К, Е витаминнары, шулай ук куркумин, йод, тимер, кальций һәм башка микроэлементлар бар, алар безнең организмның көйле эшләвен тәэмин итә.

Куркума нинди чирләрдән файдалы?

Ул ялкынсынуны бетерә.

Иммунитетны ныгыта.

Тромблар барлыкка килүдән саклый.

Куркумада ашказаны, эчәклекләрнең, ашказаны асты бизенең эшчәнлеген яхшырта торган матдәләр бар. Шул сәбәпле ул ашкайнату әгъзалары авыруы вакытында нәтиҗәле дәва­лау чарасы булып тора.

Шлакларны һәм токсиннарны чыгара.

Тиренең картаю процессын акрынайта, тән кычытуын баса.

Бавыр эшчәнлеген яхшырта, аны чистарта.

Буыннар шешүен киметә һәм авыртуын баса.

Баш миендә кан әйләнешен көйли, шулай итеп баш мие авырулары барлыкка килү куркынычын киметә.

Озакка киткән йөткерүне дә бетерә - тынычландыра.

Тән температурасын төшерә.

Антисептик һәм дезинфекцияләү үзлекләренә ия.

Кыскасы, куркума организмдагы токсиннарны чыгарып, витаминнар белән баеткач, ашкайнату процессын яхшырта, бавырга да көйле эшләргә ярдәм итә. Ә бу картаю процессын үзеннән үзе акрынайта.

Составындагы куркумин көчле антиоксидант булып санала, шуның белән яман чирне дә булдырмый калырга булыша. Ә моның өчен бер чәй кашыгы төелгән куркуманы бер чынаяк җылы суга салып, бер чеметем кара борыч һәм бер калак бал өстәп эчәргә була. 

Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас