Аяк-кулларга үскән төк бөртекләре күпләргә тынгы бирми...
Халык медицинасында бик тә нәтиҗәле ысул бар: ул да булса, канлы үләнне (чистотел) куллану. Моның өчен җәй башында канлы үлән яфракларын һәм тамырларын яхшылап төегез һәм суда төнәтегез. Шушы су белән төк үскән урыннарга төнгә компресс ясагыз. Моны төкләр тәмам беткәнгә кадәр дәвам итәргә кирәк.
“Аяклардагы төкләрдән котылу озаграк вакыт таләп итәргә мөмкин, шуңа да алардан тизрәк котылу өчен электроэпиляциягә барырга мөмкин”,- ди белгечләр.
Фото: ru.wikipedia.org