Файдалы киңәшләр
18 февраль 2024, 07:15

Бүлмә гөлләренә тузан кунмасын

Моның өчен нишләргә?

Бүлмә гөлләренә тузан кунмасынБүлмә гөлләренә тузан кунмасын
Бүлмә гөлләренә тузан кунмасын

Бүлмә гөлләренең яфраклары тузанланмасын өчен, аларны берничә төрле катнашма белән сөртергә була.

*Су белән сөтне 1:1 катнашмасында кушып бутарга. Шуның белән яфракларны сөртергә. Катнашма яфрак өстендә элпә барлыкка китерә. Элпәле яфраклар ялтырап торачак һәм гөлләрне пәрәвез талпаныннан да саклаячак.

*1 литр суга 1 төймә янтарь кислотасы салып сөртсәгез, тузаннан гына сакланып калмыйча, гөлләрегезне дә үстерерсез.

*Спирт һәм глицерин катнашмасы да бүлмә гөлләрен тузаннан саклый. 0,5 литр суга 2 аш кашыгы спирт, 1 аш кашыгы глицерин салыгыз. Мондый катнашма яфрак өслекләрендәге зур булмаган җәрәхәтләрне дә дәвалый.

*Лимон кислотасы салынган су белән яфракларны сөртергә дә, катнашманы үсемлек өстенә сиптерергә дә була. (1 стакан суда 1/4 чәй кашыгы лимон кислотасы салып эретергә).

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас